Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Диния нәзарәте махсус операция хәрбиләре өчен хәйрия ифтар мәҗлесләре үткәрә
Махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәткәрләр өчен ифтарлар үткәрелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рамазан аеның алтынчы кичендә хәрби бүлекчәләрнең берсенең блиндажында авыз ачу мәҗлесе узган.
Хәрбиләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев сәламләгән. Алар солдатларга Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләгән.
Ифтарда катнашучылар якыннарына саулык, Ватаныбызга иминлек сорап күмәк дога кылган. Казый Марат хәзрәт Мәрданшин Рамазан ае буе махсус операция зонасында булачак.
Хәйрия ифтарларын оештыручы Айнура Мостафаева акциягә республика халкы бик теләп кушылуы турында сөйләде.
«Битараф булмаган кешеләр бик күп булуы куандыра. Ураза тотучыларны ашатырга телибез, дип акча җибәрүче яшьләр күп. Мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрә башларга ниятлибез», – дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз