news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан диния нәзарәте җитәкчелеге Рифат Йосыповның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы ТНВ режиссеры Рифат Йосыповның вафат булуы сәбәпле, аның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

«Аллаһы Тәгалә Рифат Вәкил улына Үзенең рәхмәт-шәфкатен насыйп итсен, гөнаһларын ярлыкасын һәм оҗмах белән бүләкләсен иде. Әмин», диелә ТР Диния нәзарәте сайтында кайгынамәдә.

Рифәт Йосыпов кичә вафат булды. Хушлашу бүген «Казан нуры» мәчетендә булачак.

  • Рифат Вәкил улы 1961елның 12 апрелендә Казанда туган. Казан театраль училищесын тәмамлаган.

1988 елдан 2022 елның сентябренә кадәр телевидениедә эшләде, соңгы 20 елда «Нәсыйхәт» телевизион тапшыруының режиссеры иде. Көз, сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле, телевидениедән эштән киткән булган.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100