news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеген тәкъдим итә

ТР Диния нәзарәте Казандагы һәм Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләрендәге ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеген тәкъдим итә.

Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, әлеге мәҗлесләргә теләге булган һәркем барып авыз ача ала. Ифтарлар Казанда гына да 42 мәчеттә узачак. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтарга ланч-бокслар таратуны оештыра.

Ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән оештырырга мөмкин. Изге Рамазан аенда ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны ашаткан өчен Аллаһы Тәгалә зур әҗер-савап бирә. «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак», - дип хәбәр ителә сөекле Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссаләм) хәдисендә.

Авыз ачу мәҗлесләрен үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ифтарлар уза торган мәчетләр исемлеге тулыланырга мөмкин.

Ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеге белән ТР Диния нәзарәте сайтында танышырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100