news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте Газзә Секторына 9 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде

Татарстан Диния нәзарәте Газзә Секторына 9 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте Газзә Секторында оккупантлар чолганышында калган халык өчен гуманитар йөк җибәрде. Мисырга юл тоткан очкыч бортына гомуми авырлыгы 30 тонна булган хәләл тушенка төялде, шуның 9 тоннадан артыгы – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондыннан. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре азык-төлекне Мисырның «Әл-Ариш» аэродромында Мисырның Кызыл Ярымай җәмгыятенә тапшырды. Алар аны Газзә халкына тапшырачак.

Якын арада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондыннан тагын бер йөк җибәрү көтелә.

Исегезгә төшерәбез: 2023 елның ноябрь башында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Газзә Секторы халкына Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк җибәрү оештырылды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят « хәйрия фонды 25 тонна йөк: кием-салым, балалар ризыгы, озак вакыт сакалана торган азык-төлек, санитария һәм гигиена әйберләре, балаларга кирәк-ярак, пледлар, фонарьлар, су кайнаткычлар һәм көнкүрештә кирәк булган әйберләр сатып алып, төяп озатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot