news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы Хәтер көнен билгеләп үтүне раслады

Татарстан Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы Хәтер көнен билгеләп үтүне раслады
Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы ел саен Шәүвәл аеның 13нче көнендә Хәтер көнен билгеләп үтүне раслады. 

Бүген Кол Шәриф мәчетендә Татарстан Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы утырышы узды. Утырышта кабул ителгән резолюциядә шәүвәл аеның 13нче көнендә Хәтер көнен билгеләп үтү раслана. 

«Хәтер көнен һәр елны ай календаре белән шәүвәл аеның 13нче көнендә барлык мәчетләрдә, мәхәлләләрдә үткәрүне дәвам итәргә. Шул көнгә багышланган вәгазьләр сөйләргә һәм намаздан соң җирлектәге изге урыннарга барып Корьән укып дога кылырга», - дип теркәлгән резолюциянең беренче пунктында. 

«Илебезне, тынычлыгыбызны, иманыбызны, динебезне һәм милләтебезне саклап корбан булганнарны шәүвәл аеның 13нче көнендә искә алырга кирәк дигән карар кылдык. Без бу көндә 1552нче ел корбаннарын гына түгел, ә ул чордан соң булган бөтен сугышларда, репрессияләрдә һәлак булган милләттәшләребезне һәм дин кардәшләребезне дә искә алабыз», - диде Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Быел шәүвәл аеның 13нче көне 14нче майга, ягъни бүгенгә, туры килә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы үз дине, милләте өчен һәлак булганнарны искә алып, Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән кабер-төрбә янында дога кылдылар. 

«Быел бу көнне күп кенә районнарда да билгеләп үтәбез. Киләсе елларда һәр мәчеттә дога кылуны оештырачакбыз. Һәр авылда сугышларда һәлак булган кешеләр, репрессия корбаннары бар. Аларга да бу көнне дога кылыначак. Кабердә ятучыларга азык та, сүзләр дә кирәкми. Алар догага мохтаҗ», - диде Айрат хәзрәт Әюпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100