news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәтенең кайнар элемтәсендә берничә телдә консультация бирәләр

Мөселманнарның беренче федераль бушлай колл-үзәге «Даруль-ифта» телефоны буенча татар, рус, төрек һ.б. телләрдә консультация алырга мөмкин.

Татарстан Диния нәзарәтенең кайнар элемтәсендә берничә телдә консультация бирәләр
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә «Даруль-ифта» кайнар элемтә телефонына килгән мөрәҗәгатьләргә берничә телдә җавап бирәләр.

«Сораулары булган кешеләр безнең колл-үзәккә шалтырата ала. Хәзрәтләр сорауларга көн саен татар, рус, гарәп, төрек, фарсы һәм таҗик телләрендә консультацияләр бирә», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итү чарасында.

«Былтыр хәзрәтләр Татарстан Диния нәзарәте кайнар элемтәсенә килгән 10 мең мөрәҗәгатькә җавап бирде. Электрон почта, хат һәм мессенджерлар аша да 6 меңгә якын консультация булды», — дип сөйләде Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Резедә Закирова.



Галерея: Беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итүдән фоторепортаж

«Даруль-ифта» — мөселманнарның беренче федераль бушлай колл-үзәге. Эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8 800 222 7667 номеры буенча шалтыратып, кызыксындырган сорауларга җавап алырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100