news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты рейдка чыкты

Контролерлар кафеларда законсыз кулланылган "Хәләл" тамгаларын куптарып алган.

Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты рейдка чыкты
dumrt.ru

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты тикшерү рейдларын башлап җибәрде. Шундый чараларның чираттагысы Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан кафе, ашханәләрдә үткәрелде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Караван” сәүдә-офис кварталында урнашкан “Омар Хайам” кафесы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитетында сертификация узмаса да, законсыз рәвештә комитетның знагын кафе эченә ябыштырып куйган. Комитет хезмәткәрләре рөхсәтсез хәләл тамгаларын куллану ярамаганлыгын аңлатты һәм кафеның керү урынына һәм эченә ябыштырылган логотипны куптарып алды. 

“Гранат” кафесында элмә тактасына хәләл кафе дип язып куйса да, биредәге җитәкчелек хәләл сертификация уздыручы оешмалар тарафыннан бирелә торган документларны күрсәтә алмады. Бары кафега китерелгән итнең хәләл җитештерүчеләрдән алынуы хакында хәбәр бирделәр, ит җитештерүчеләрнең таныклык копияләрен тәкъдим иттеләр.

“Сити Центр” сәүдә үзәге янында урнашкан туклану урыннарында контролерларның игътибарын “Вкус востока” кафесы җәлеп итте, биредә тышкы элмә тактада ук Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” комитеты знагы күренеп тора, ә кафе нәзарәт оешмасында сертификация узмаган. Кафе эчендәге законсыз кулланылган тамгаларны биредә хезмәт куючы вәкил сорау буенча үзе куптарып бирде.

Контролерлар кафега итнең кайдан китертелүе белән кызыксынды. Нәтиҗәдә, биредә тавык итеннән эшләнә торган ризыкларның гына хәләл булуына инанырга мөмкин булуы ачыкланды, поставщик ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетыннан таныклык алган. Ә сыер һәм сарык итенең кайдан китертелүе билгесез, кафедагы сатучы хәләллекне раслаучы бернинди дә документ күрсәтә алмады. 

«Meat Point» исемле бургер сату ноктасында хәләл дигән язу белән каршы алсалар да, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты тарафыннан бирелгән сертификация срогы быелның 31 августында чыккан. Комитет җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне кабаттан искә төшерү кирәклеге җиткерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100