Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Диния нәзарәте «Яшь килен» һәм «I'MAN» проектларын башлый
Очрашулар сентябрьдән башлана.
(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Татарстан Диния Нәзарәте сентябрьдән яшьләр өчен яңа проектлар башлый. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым ике чара - «Яшь килен» һәм «I'MAN» проекты тәкъдим ителә. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Женская гимназия" проектын 4 ел эчендә беренче ребрендинг көтә. Ул хәзер «Яшь килен» дип аталачак. Мөслимәләр өчен гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән тематик очрашулар булачак. Алар шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана.
Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнәчәк.
Курслар 26 сентябрьдән 18.30 сәгатьтә башлана, айның һәр икенче атнасында Галиев мәчетендә була. Соңгы дәрес кызлар өчен аулак өй форматында 19 декабрьдә узачак. Проектта катнашу өчен яшь чикләве юк.
Мөселман егетләренә ир-атлар өчен «I'MAN» проекты ачыла. "I'MAN" ир-атлар проектының беренче очрашуы 11 сентябрьдә була. Әлеге проектта Ислам кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер 18 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар һәм егетләр катнаша ала.
Аларны атналык очрашулар, җитди практикалар, спорт һәм бик күп яңа гыйләмнәр көтә. Очрашулар шулай ук Казанның Галиев мәчетендә уза, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз