news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте татар теле курсларына гаризалар кабул итә

Дәресләр Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә дә оештырыла.

(Казан,10 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2 февральдән башлап Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар башлый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар татар телен өйрәнү максатыннан оештырыла. Дәресләр Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә оештырыла. Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак: татар теле, татар тарихы һәм ислам дине нигезләре. Дәресләрне татар филологиясе буенча дипломга ия булган белгечләр алып бара, ислам дине нигезләрен мәчет хезмәткәрләре үткәрә. Курсларда белем алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

Кабан арты мәчете, Һади Такташ ур., 26. 8(843)537-12-83,Айгөл Махиянова 89179126524
Әниләр мәчете, Газовая ур., 18. 8(843)277-93-78, Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов 89274221751
Ярдәм мәчете, Серов ур., 4А. 8(843)223-03-59, Римма Гатина 89178646480
Гаилә мәчете, Җәүдәт Фәйзи ур., 2. 8(843)223-06-62, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 89172619319
Тынычлык мәчете, Мелитопольская ур., 15 8(843)266-34-04, Аббяс хәзрәт Шляпошников 89253787416

Мөхтәсибәтләр:

Чаллы, Энтузиастлар бульвары, 12 (2/14). Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев +7(8552)38-67-02
Түбән Кама, Химиклар пр., 59 Салих хәзрәт Ибраһимов 89179077779
Алабуга, Тынычлык пр.,2 Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов 89872383157
Яшел Үзән, Ленин ур., 22 АГабделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин 89600404741
Әлмәт, Мәрҗани ур., 82АФәһим хәзрәт Әхмәтҗанов 89276707970

news_right_1
news_right_2
news_bot