news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте Рамазан аенда биш тоннадан артык ашамлыклар таратты

Бүген 100дән артык мохтаҗ гаилә һәм 50 коляскалы инвалид азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителде.

Татарстан Диния нәзарәте Рамазан аенда биш тоннадан артык ашамлыклар таратты
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Диния нәзарәте "Рамазан - игелекле эшләр ае" акция кысаларында биш тоннада артык ашамлыклар белән 800 мохтаҗ гаиләне тәэмин итте. Бу хакта бүген азык-төлек җыелмаларын тарату вакытында "Зәкят" хәйрия фонды җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов хәбәр итте.

Бүген 100дән артык гаилә һәм Казанның "Восхождение" тернәкләндерү үзәгенең 50 коляскалы инвалиды "Зәкят" фонды хезмәткәрләре кулыннан Рамазан ае җыелмаларын ала алды.

"Әлеге формат күп еллар буе эшләп килә. Ураза һәм Корбан Гаетендә генә түгел, без ел дәвамында үзебезнең карамакта булган мохтаҗларга ашамлыклар белән ярдәм итәргә тырышабыз. Быел бездә үсеш күзәтелә. Узган елны 500 гаилә азык-төлек белән тәэмин ителгән булса, быел аларның саны 800 җитте", - диде Булат хәзрәт Мәрданов.

"Безнең максатыбыз - кыен хәлдә калган кешеләргә шушы хәлдән чыгу юлын күрсәтү. Кем безнең ярдәмгә ия була? Күпчелектә тулы булмаган, авыру балалы, күп балалы гаиләләр, ялгыз картлар һәм мохтаҗлар", - диде ул.

Булат хәзрәт сүзләренчә, һәрбер 7,5 килолы җыелмага дөге ярмасы, он, карабодай, көнбагыш мае, печенье һәм чәй пакеты керә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100