news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте Рамазан аенда балаларны дәвалауга акча җыя

Балалар турында мәгълүмат һәм акчаларны күчерү өчен реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды «Рамазан — игелекле эшләр ае» акциясен дәвам итә. Аның кысаларында Фонд карамагындагы дүрт авыручы баланы дәвалау өчен акча җыю бара. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар турында мәгълүмат һәм акчаларны күчерү өчен реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

Моңа кадәр садака, зәкят һәм 7715 номерлы хәбәрләр ярдәмендә дүрт балага: Җәлил Вәлиев (3 яшь), Константин Баранов (4 яшь), Камилла Киреева (21 яшь), Руфат Агаев (13 яшь) дәвалауга кирәкле сумманы җыя алган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot