news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүгә игътибарны юнәлтә

Җирле үзенчәлекләрне истә тотып, 5 майдан 8 августка кадәр намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү карарына киленгән иде.

Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүгә игътибарны юнәлтә
Рамиль Гали

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Җирле үзенчәлекләрне истә тотып, 5 майдан 8 августка кадәр намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү карарына киленгән иде. Татарстан Диния нәзарәте 9 августтан ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибар юнәлтүне сорый. Бу хакта нәзарәтнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Май ае башыннан алып (Казан өчен - 5 майдан башлап 8 августка кадәр), безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле, ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый иде. Шул сәбәпле, ислам галимнәре фикерләренә нигезләнеп, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә  билгеләү карарына киленгән иде. Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.

Билгеләнгән вакыт чыгу сәбәпле, 9 августтан башлап ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз, диелә нәзарәт хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100