Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Диния нәзарәте мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген җәелдерә
Аларны күбрәк сатучылар һәм сатып алучыларның хокуклары, салым системасы, зәкәт түләү, товарның бәясенә кагылышлы сораулар борчый.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген алып бара.
Мөфтиянең дәгъват бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов, атна саен Казан шәһәренең Журналистлар һәм Адоратский урамнарындагы сәүдә үзәкләрендә һәм «Порт» сәүдә үзәгендә урнашкан намаз уку бүлмәләренә барып, намазлар укытып, аннан соң рухи әңгәмәләр уздыра һәм аларның сорауларына җавап бирә, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Аларны күбрәк сатучылар һәм сатып алучыларның хокуклары, салым системасы, зәкәт түләү, товарның бәясенә кагылышлы сораулар борчый. Сатучыларның гаделлегенә, килешүләрне үтәүгә һәм әйткән сүзендә торуга һ.б. багышланган рухи әңгәмәләр мигрантларда зур кызыксыну уята, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз