news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте мәчеткә шәхси намазлык белән йөрергә киңәш итә

65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә мәчеткә барудан тыелып торырга чакырдылар.

Татарстан Диния нәзарәте мәчеткә шәхси намазлык белән йөрергә киңәш итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте коронавирус инфекциясенә каршы саклык чаралары, җәмәгать намазларында саклану чараларын үтәү турында искәртте. Бу хакта нәзарәтнең сайтында хәбәр ителә.

«Сездән сулыш органнары өчен шәхси саклау чараларыннан (битлекләрдән) файдалануыгызны һәм мәчетләргә шәхси намазлык белән йөрүегезне үтенәбез», - диелә хәбәрдә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә мәчеткә барудан тыелып торырга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100