news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте кубогына көрәш турниры җиңүчеләре билгеле

Хаҗга юлламаны 18 яшьлек Чаллы егете Данил Хәйриев откан.

Татарстан Диния нәзарәте кубогына көрәш турниры җиңүчеләре билгеле
dumrt.ru

(Казан, 31 март, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). 30 март көнне Чаллының "Витязь" спорт комплексында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия берләштерелгән турниры төгәлләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итте. 

Ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча командалар арасында төп җиңүче һәм Диния нәзарәте кубогы иясе булып Яр Чаллы командасы танылган. Икенче урында - Әлмәт районы. Өченче урынны исә Оренбург өлкәсе һәм Татарстанның Саба районы командалары үзара бүлешкән.
 
Җирәбә нәтиҗәләре буенча турнирның төп бүләге - хаҗга юлламаны 18 яшьлек Чаллы егете Данил Хәйриев откан. Ул милли көрәш буенча 80 кг үлчәү категориясендә I урынны яулаган. 
 
Төп бүләк - хаҗга юллама һәр спорт төре буенча үз авырлык категорияләрендә җиңүче дип табылган спортчылар арасында җирәбә уздыру нәтиҗәсендә уйнатылган.
 
Ярышларда Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән барлыгы 68 көрәшче һәм 38 армрестлер көч сынашкан.
 
Турнирга кадәр аларның һәммәсе намаз уку тәртибен белү буенча биремне үтәгәннәр. 
 
Татарча көрәш буенча нәтиҗәләр:
 
60 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Рүзил Ганиев (Әлмәт)
2 урын - Рафаэль Хәсәншин (Әлмәт)
3 урын - Илвир Хәмидуллин (Түбән Кама)
 
70 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Илдар Халәфетдинов (Оренбург)
2 урын - Рәмиз Исрафилов (Кукмара)
3 урын - Артур Сафин (Яр Чаллы)
 
80 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Данил Хәйриев (Яр Чаллы)
2 урын - Инсаф Әхтәмов (Саба)
3 урын - Кәрим Рузметов (Оренбург)
 
90 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)
2 урын - Руслан Хәмидуллин (Зәй)
3 урын - Айгиз Зәйнетдинов (Башкортстан)
 
100 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Айдар Алтынбаев (Әлмәт)
2 урын - Илнур Кариев (Яр Чаллы)
3 урын - Ришат Сафин (Әлмәт)
 
100 кг нан югары үлчәү авырлыгы:
1 урын - Фәрхәт Фәйзуллин (Саба)
2 урын - Фәнил Минһаҗев (Әлмәт)
3 урын - Валерий Рафиков (Оренбург)
 
Ветераннар арасында:
1 урын - Ришат Фазуллин (Яр Чаллы)
2 урын - Закирҗан Хуҗин (Яр Чаллы)
3 урын - Марс Гафаров (Яр Чаллы) 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100