Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Диния нәзарәте коронавирустан вакциналарның хәләллеген тикшерүне сорый
Нәзарәткә вакцинаны куллану турында халыктан сораулар килгән.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Диния нәзарәте коронавирустан вакциналарның хәләл булуын ачыклау өчен җитештерүчеләргә сорау җибәргән.
«Кешеләрдән бик күп сораулар килә, шуңа баш каткан. Кулланырга ярыймы-юкмы дип сорыйлар. Без җитештерүчеләргә сорау җибәрдек, хәзер җавап көтәбез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин.
Ирек хәзрәт сүзләренчә, составында дуңгыз аксымы яки спирт булган дарулар хәләл дип саналмый. Шуның өчен ул һәрвакыт даруларның составына игътибар итәргә кирәклекне искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз