Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Диния нәзарәте киләсе елдан яңа 35/45 проектын башлап җибәрәчәк
Яңа проект 35-45 яшьлек мөселманнар өчен оештырылачак.
(Казан, 3 ноябрьдә, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан Диния нәзарәте гаилә кыйммәтләрен таныту максатын тоткан “35/45” проектын тормышка ашырырга планлаштыра. Ул – 35-45 яшьтәге мөселманнар өчен булачак. Бу хакта “Татар-информ”га “Туры элемтә” очрашуы кысаларында ТР Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.
“Диния нәзарәте мөселман яшьләре өчен төрле форумнар, мәктәпләр, дәресләр бик күп оештыра. Еш кына анда 40 яшьлек кешеләр мөрәҗәгать итә. Әмма 17 һәм 40 яшьлек кешеләрнең ихтыяҗларын берьюлы канәгатьләндерерлек программа төзү бик кыен. Шуңа күрә без 2019 елда 35-45 яшьлек кешеләр өчен аерым проект тормышка ашырырга булдык”, - дип сөйләде Айгөл Биктимерова.
“35/45” дип аталачак проектның әлегә кайда һәм ничек оештырылачагы төгәл расланмаган. Аны киләсе елның март аена планлаштыралар.
“Проектның программасы дин нигезләрен өйрәнү белән генә чикләнмәячәк. Без гаилә кыйммәтләре темасын күтәрергә ниятлибез, чөнки бүген гаиләләрне саклау аеруча мөһим мәсьәлә булып тора. Имамнар белән очрашулар, вәгазьләр тыңлау, психологик тренингларда катнашу, аралашу һәм борчыган темаларга фикер алышу мөмкинлеге биреләчәк”, – дип аңлатты нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе.
Проектта гаиләле кешеләр дә, гаиләсе булмаганнар да катнаша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз