news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте Казанда «Лекторий» ача

Мөселман яшьләренең «Фикерләшү клубы» ребрендингтан соң «Лекторий» дип атала.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Яңа сезонда «Яшь килен» исемен алган «Мөслимәләр мәктәбе» проекты белән беррәттән, мөселман яшьләренең «Фикерләшү клубы» да ребрендинг узды. Хәзер ул «Лекторий» дип аталачак. Исеме белән бергә проектның форматы да үзгәрә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ай саен танылган спикерлар катнашында кызыклы ачык лекцияләр һәм фикер алышулар була.

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында узачак беренче очрашу «Сак булыгыз: секталар!» дигән темага багышлана. Спикерлар булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре чыгыш ясый.

Алар секталар йогынтысыннан саклану юллары турында сөйләячәк. «Беренче лекциядән соң тыңлаучылар мәгълүматны дөрес кабул итәргә, хакыйкатьне ялганнан аера белергә өйрәнәчәк», – ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100