news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” чарасын башлады

Былтыр бу чарада җыелган акча “Зәкәт” хәйрия фондына тапшырылып, авыруларга бүлеп бирелде.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан аенда “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясен башлады. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу чара дүртенче тапкыр уздырыла. Узган ел ул республикакүләм масштабта узды, шактый районнар актив катнашты. Җыелган акча “Зәкәт” хәйрия фондына тапшырылып авыруларга бүлеп бирелде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Быел акция 1 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итә.

  • Макулатура Тукай урамы, 40 йорт адресы буенча сәгать иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр (10.00-16.00) кабул ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100