news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте имамнар тормышын яктыртуга багышланган бәйге игълан итә

Беренче урын яулаган җиңүчегә 40 мең сум акча биреләчәк.

Татарстан Диния нәзарәте имамнар тормышын яктыртуга багышланган бәйге игълан итә
dumrt.ru

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен "Оедым мин ошбу имамга" исемле бәйге игълан итә. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә федераль, республика, район, шәһәр, авыл электрон һәм басма, радио һәм телевизион мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар катнаша ала.

Бәйге биш номинациядә үткәрелә: "Иң яхшы телевизион материал", "Иң яхшы радиорепортаж", "Иң яхшы язма басма материал", "Иң яхшы интернет язма" һәм "Иң яхшы фото / видеорепортаж".

Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова әйтүенчә, бәйгедә имамның көндәлек тормышын тулы итеп чагылдыручы материаллар көтелә.

Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Бәйгенең нәтиҗәләре 31 августка кадәр игълан ителәчәк. Беренче урын яулаган җиңүчегә 40 мең сум акча биреләчәк, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100