news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы никах уку кагыйдәләрен раслады

Әлеге нигезләмә хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнгән.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Бу хакта “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Хәзрәтләр җыелышта төп бер сорау карады: "Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" нигезләмәне кабул итү. Татарстанның Казыйлар шурасында раслангач, әлеге документны нәзарәтнең барлык дин әһелләре дә үз эшләрендә файдаланырга тиеш булачак. Нигезләмәдә никах йоласының Хәнәфи мәзһәбенә һәм дәүләт тарафыннан ЗАГС бүлекләрендә теркәлүгә туры килү, мәһер күләмен билгеләү, татар-мөселман гаиләләренең күбесенчә моногамик характерда булуы, кияү-кәләшнең балигълыгы, нәзарәтнең Теркәү кенәгәсендә теркәлү зарурилыгы кебек мәсьәләләр карала.
 
Голәмәләр шурасы раслаган әлеге документ хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100