news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга дәвалану өчен ярдәм җыя

Ул бүгенге көндә җитди авыру белән көрәшә – анда 4нче дәрәҗәдәге яман шеш.

Татарстан Диния нәзарәте дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга дәвалану өчен ярдәм җыя
Фото: dumrt.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды танылган мөселман спортчысы, джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы, ТР джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллинга дәвалану курсын узу өчен акча җыюны дәвам итә.

Айрат Кәлимуллин Баку шәһәрендә махсус онкология клиникасында дәвалану курсын уза башлады. Ул бүгенге көндә җитди авыру белән көрәшә – анда 4нче дәрәҗәдәге яман шеш. Әлеге яман авырудан дәваланып чыгу өчен аңа Азәрбайҗанда махсус клиникада 3 дәвалану курсын узарга кирәк.

Тулы дәвалану курсларын үтәр өчен 1 800 000 сум акча таләп ителә. Айрат Дамир улы, актив тормыш рәвешен алып барса да, 2нче төркем инвалид булып тора һәм клиникада дәвалану өчен чыгымнарны үзе капларлык хәлдә түгел. Нәзарәтнең "Зәкят" һәм РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең хәйрия фондлары ярдәмендә бүгенге көндә 1 642 338,61 сум җыелды, тагын 157 661,39 сум җыясы калды.

Айрат Кәлимуллинга ярдәм итүнең ысуллары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100