Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Диния нәзарәте 2022 елны Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы елы дип игълан итте
Киләсе елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салынуга 140 ел, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел тула.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиум утырышында 2022 елны Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы елы дип игълан иттеләр.
Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта Президиум сәркатибе сайланды һәм көн тәртибендәге сораулар каралды.
"Президиум утырышы әгъзалары беренче эш итеп 2022 елга тематик исем билгеләделәр һәм киләсе елда бик зур тарихи вакыйга билгеләп үтелүен истә тотып, 2022 елны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында үткәрү тәкъдимен кабул иттеләр", диелә хәбәрдә.
Киләсе елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салынуга 140 ел, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан, яңа медальләрне раслау турында карарлар кабул ителде.
2022 ел дәвамында билгеле бер шәхесләрне нәзарәтнең «Мәрҗани» ордены белән бүләкләү буенча фикер алышу узды, Казан шәһәре мөхтәсибәтләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм башка хуҗалык-оештыру эшләрен алып баруга бәйле мәсьәләләр каралды, диелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз