Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Диния нәзарәте 2018 елны Мәрҗани елы дип игълан итте
Киләсе елга татар галименең тууына 200 ел була.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте”, – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, киләсе елга мәшһүр татар галименең тууына 200 ел тулу уңаеннан күптөрле чаралар үткәрү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз