news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан дини уку йортларында мәктәп укучылары өчен татар теле курслары тәмамланды

Шушы көннәрдә Татарстан дини уку йортларында – вузларда һәм мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә һәм мәчетләрдә укучылар өчен түләүсез өч айлык татар теле курслары тәмамланды. Тыңлаучыларның 600 гә якынына курсларны уңышлы тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды инде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте мтабугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәп укучылары өчен татар теле дәресләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 64 мәчетендә һәм барлык ислам мәгариф учреждениеләрендә мәчет каршындагы курслар программаларыһәм өстәмә белем бирү программалары кысаларында 2026 елның 2 мартыннан алып үткәрелде: барлыгы 69 төркемгә 1500 гә якын кеше тупланды. Сертификатлар тапшыру дәвам итә.

«Без туган телне өйрәнәбез!» дип аталган бу проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Курслар Татарстанның 34 районында узды. Мәчетләрдән тыш, дәресләр түбәндәге ислам мәгариф учреждениеләрендә алып барылды: Казан ислам университетында, Россия ислам институтында, 8 мәдрәсәдә, «Госмания» (Казан шәһәре), «Ихсан» (Алабуга шәһәре) мәктәпләрендә һәм «Һаҗәр» рухи-әхлакый үзәгендә (Апас бистәсе). Дәресләрне югары квалификацияле укытучылар алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot