news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан динамочылары Рязаньда узачак волейбол турнирында катнаша

“Динамо” җәмгыятенең волейбол буенча Бөтенроссия ярышлары финалында 10 төбәктән куркынычсызлык һәм хокук тәртибе органнары хезмәткәрләре катнаша

(Саранск, 16 октябрь, “Татар–информ”, Әнвәр Биккинин). Рязаньда “Динамо” җәмгыятенең волейбол буенча Бөтенроссия ярышлары финалы узачак. Ярышлар октябрь ахырында Эчке эшләр идарәсе һәм Рязань дәүләт университеты спорт комплексларында үтә.
Турнирда Рязань, Мәскәү, Новгород, Чиләбе, Амур, Ульяновски һәм Воронеж өлкәләре, шулай ук Мәскәү, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасыннан куркынычсызлык һәм хокук тәртибе органнары хезмәткәрләреннән торган 10 команда катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot