news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан динамочылары Кызыл мәйданда чыгыш ясаячак

21 июньдә Татарстан Республикасының “Динамо” физкультура–спорт җәмгыяте делегациясе Кызыл мәйданда узучы V Хәрби–спорт форумында катнашачак

(Казан, 17 июнь, “Татар–информ”). 21 июньдә Татарстан Республикасының “Динамо” физкультура–спорт җәмгыяте делегациясе Кызыл мәйданда узучы V Хәрби–спорт форумында катнашачак.
Чара кысаларында безнең команда катнаш эстафетада һәм мини–футбол буенча блиц–турнирда катнаша. Динамочылар командасы белән регби–клубның баш тренеры Павел Калашкин җитәкчелек итәчәк.
Бишенче, инде традициягә әверелгән Хәрби–спорт форумы 21 июньдә Кызыл мәйданда уза. Чара “Россия Федерациясендә 2006–2015 елларда физкультура һәм спортны үстерү” Федераль максатчан программасы һәм “2006–2010 елларда РФ гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Форумны “Хәрби–спорт фонды” коммерцияле булмаган оешмасы һәм Мәскәү Хөкүмәте Оборона, Эчке эшләр министрлыклары, Федераль иминлек, сак хезмәтләре яклавында, шулай ук Дәүләт Думасы, Россия Сугыш сәнгате берлеге, “Динамо” Бөтенроссия физкультура–спорт җәмгыяте ярдәмендә оештыра.
Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Быел Хәрби–спорт форумына берничә дистә мең кеше килер дип көтелә. Форумда Мәскәү мэры Юрий Лужков, Федераль иминлек хезмәте директоры, генерал Александр Бортников, Хәрби–спорт фондының Попечительләр советы рәисе, Россия Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе, генерал–полковник Виктор Комогоров катнашачак.
Шулай ук Кызыл мәйданда 2008 елда “Динамо” җәмгыятенең 85 еллыгына багышлап үткәрелгән “Динамо” – балалар күзлегеннән” дигән Бөтенроссия иҗат конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү күздә тотыла. “Фото һәм видеога төшерү” номинациясендә конкурсның көмеш лауреаты 17 яшьлек казанлы Булат Нуриевка бүләк тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР “Динамо” физкультура–спорт җәмгыятенең матбугат хезмәте.


news_right_1
news_right_2
news_bot