news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дин әһелләре "Кулаткы укулары"нда, “Хансөяров укулары”нда катнашты

ТР делегациясе Ульяновск төбәгенә сәфәр кылды

 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 6 сентябрь, шимбә көнне, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Ульяновск өлкәсендә Иске Кулаткы районы мәчетендә 11 нче мәртәбә үткәрелгән "Кулаткы укулары"нда катнашты. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин чарага җыелган халыкка динебез кыйммәтләре, Ислам тарихы, дини мирасыбыз хакында сөйләде, дип хәбәр итә нәзарәт сайты.

Мәктәп һәм мәдрәсәләр мөгаллимнәрен, төрле төбәк дин әһелләрен җыйган дини укуларны оештырырга академик, меценат Эдуард Ганиев ярдәм иткән.

Чарага килгән бер төркем кунаклар, дин әһелләре танылган шәех Хәбибулла ишан Хансөяров (1805-1897) каберен зиярат кылдылар. Кунаклар татар-мөселман дөньясында мәгълүм шәхес – галим һәм дин әһеле ишан Хәбибулла хәзрәт рухына догалар укып искә алдылар. Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында исә танылган ишан хәзрәтләренә багышланган “Хансөяров укулары”нда да катнаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100