news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан десантчылары республика флагын Артемовскида иң биек корылмага урнаштырды

Татарстан десантчылары республика флагын Артемовскида иң биек корылмага урнаштырды
Фотоны агентлыкка Татарстан хәрбие бирде

Яшел-ак-кызыл төстәге байрак азат ителгән шәһәрнең барлык нокталарыннан күренеп торсын өчен, Татарстан десантчылары республика флагын Артемовскидагы иң биек корылмага урнаштырды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Артемовск хәзерге вакытта нацистлардан тулысынча азат ителгән һәм Россия контролендә, әмма каты сугышлар үз эзен калдырган – кайбер йортлар хәрабәгә әверелгән, урамнарда снаряд чокырлары бар. Артемовскида тыныч халык юк. Хәзерге вакытта шәһәрдә Россия солдатлары гына, алар арасында Татарстан хәрбиләре дә бар.

Шәһәрдәге иң биек корылмага флаг кадау идеясен Барс кушаматлы хәрби һәм аның хезмәттәше (ул мәкаләдә исемен һәм кушаматын күрсәтмәүне сорады) тәкъдим итә.

«Татарстан флагын җитәкчебезгә гуманитар ярдәм китергән вакытта ТР Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов алып килде. Без аны гел үзебез белән алып йөрдек. Татарстанның да читтә калмавын һәм Артемовскины азат итүдә катнашы барлыгын белсеннәр өчен аны шәһәрнең иң биек ноктасына урнаштыру идеясе туды. Без үзебезнең монда булуыбызны шулай күрсәттек», - дип сөйләде Татарстан офицеры.

Башта әлеге флаг аларның бүлекчәсе урашкан җирдә эленеп торса, хәзер исә аңа тагын да яхшырак урын табылды, дип саный ул.

Татарстан әләмен кәрәзле элемтә вышкасына урнаштырырга карар кылалар. Анда менүе кыен булса да, корылмада баскыч сакланып калган иде, диде хәрби.

«Безнең белән Татарстаннан унбишкә якын кеше хезмәт итә, офицерлар да, Казанның хәрби уку йортларын тәмамлаучылар да бар. Туган телдә сөйләшергә кешеләр һәрчак табыла», - дип көлә офицер.

Ул туган ягыннан өчпочмаклар алып килмәүләрен әйтте, чөнки ара ерак булгач, алар юлда бозылып бетәчәк, аның каравы чәкчәк китерәләр. Тулаем алганда, азык-төлек белән проблемалар юк. Бу уңайдан волонтерлар да булыша, алар хәрбиләрне коптерлар һәм бөтен кирәкле техника белән тәэмин итә.

«Җиңү һичшиксез безнең якта булачак! Аллаһ боерса, өйгә бары тик җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз! Туганнарыбыз көтеп торсыннар», - диде хәрби.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100