Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Десантчылар союзы башлыгы: Мәнфәгатьләребезне алга сөрәчәк кешеләрне сайлыйбыз
Татарстан Десантчылар союзы башлыгы Дмитрий Суворов республиканың Дәүләт Советына сайлауларда катнашты. Ул сайлау участогына кызы белән бергә килгән, дип хәбәр ителә Десантчылар союзы урнаштырган видеороликта.
Дмитрий Суворов әйткәнчә, 8 сентябрьдә Татарстан халкы республикада тормыш дәрәҗәсен яхшыртачак, татарстанлыларның мәнфәгатьләрен алга сөрәчәк кешеләрне сайлый.
«Кешенең соңыннан сорар өчен сайлау бурычы бар <...> Без сайлаган кеше безнең законнарны, безнең теләкләрне алга сөрәчәк!» – дип ышана ул.
Суворов сүзләренчә, Десантчылар союзы вәкилләре сайлауларда актив катнаша, кабул итү комиссияләрендә була.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».
100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз