news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутаты махсус хәрбия операция зонасында ничек яшәвен күрсәтте

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Россия хәрбиләренең махсус хәрби операция зонасында ничек яшәвен күрсәтте. Урында төшерелгән кадрларны Шәрәфиев үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтында урнаштырган.

Депутат солдатларның туклануына аерым тукталып, кыр шартларында хәрбиләрнең, нигездә, ботка һәм консервалар ашавын әйткән.

«Консервалар - һәр солдат диетасының мөһим өлеше. Ул ботка, тушенка, балык булырга мөмкин. Бездә татлы ризыклардан кайнатылган баллы сөт. Ботканы газ грелкасында җылытабы» - дип сөйли Шәрәфиев.

ТР Дәүләт Советы депутаты фронтка үз теләге белән китте. «Татар-информ» белән әңгәмәдә ул хезмәткә махсус операция башыннан ук әзерләнгәнен сөйләде. Берничә ай дәвамында ул хәрби әзерлек уза, аннан фронтка китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100