news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутаты мобилизация игълан ителгән очракта проблема булмасын өчен киңәш бирде

Татарстан депутаты мобилизация игълан ителгән очракта проблема булмасын өчен киңәш бирде
"Татар-информ" архивы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев телеграм-каналында мобилизациянең яңа дулкыны игълан ителгән очракта проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк өч киңәш бирде.

«Әгәр беренче чираттагы шушы киңәшләрне үтәсәгез, өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны кысаларында күп кенә проблемаларны булдырмый кала алачаксыз», - дип язган депутат.

Шәрәфиевнең барлык киңәшләре хәрби исәп системасына актуаль мәгълүмат кертүгә кагыла.

  1. Теркәлү урыны буенча хәрби комиссариатта исәптә торасызмы-юкмы – шуны белегез.
  2. Армия хезмәтеннән соң тормышыгызда булган барлык үзгәрешләр турында хәрби комиссариатка мәгълүмат тапшырыгыз.
  3. Медкомиссия узыгыз һәм сәламәтлегегез турында барлык кирәкле белешмәләрне үзегездә булдырыгыз.

Элегрәк Эдуард Шәрәфиев «Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында»гы федераль законда мобилизацияләнгән гражданнар өчен хезмәт итү срокларын күрсәткән төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән иде.

  • Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә туплау дәвам итә, аның шартлары турында тулырак мәгълүмат белән https://heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. Анда хәрби хезмәткәрләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча контакт-үзәк телефоны – 117.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100