Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатларына чит илгә баруны чикләргә мөмкиннәр
Татарстан Дәүләт Советының аеруча әһәмиятле яки бөтенләй яшерен белешмәләргә ия булган депутатларына Россиядән чыгуны чикләргә мөмкин. Бу карарны парламентарийлар карады. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Илдән чыгу хокукын чикләү турындагы карар Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан кабул ителә», - дип сөйләде Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.
Парламентарийлар «ТР Дәүләт Советында «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында» федераль законны гамәлгә ашыру турында» карар проекты турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз