news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатларын проблемалы банклар мәсьәләсенә җәлеп итәбез - Мөхәммәтшин

Дәүләт Советы рәисе сүзләренә караганда, Татфондбанк белән бәйле хәлләрдә гаепле булучылар җәза тотачак.

Татарстан депутатларын проблемалы банклар мәсьәләсенә җәлеп итәбез - Мөхәммәтшин
prav.tatarstan.ru

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Дәүләт Думасының Татарстаннан булган депутатлары проблемалы банклар белән бәйле мәсьәләне чишү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен җәлеп ителәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде.

“Татарстанда проблемалар юк дип әйтү, сезнең алда гаделсезлек булачак. Банк өлкәсендә кыенлыклар туды. Татфондбанкның лицензиясен алдылар, кешеләр кертемнәрен югалтты. Без зыян күрүчеләр барысы да иминият түләвен алсын өчен чаралар күрәбез", – диде катнашучыларга ТР Парламенты башлыгы.

Ул ышандырганча, Татфондбанк белән бәйле хәлләрдә гаепле булучылар җәза тотачак. "Бу хакта сөйләү ничек кенә авыр булмасын, әмма тәҗрибәле җитәкчеләр бүген сак астында. Бу хәлләрнең безнең республикада булуы – күңелне төшерә ", – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Россия Федерациясе Үзәк банкы сәясәте төбәкләрдәге коммерцияле банклар санын кыскартып һәм россиялеләрнең акчасын ышанычлырак булган эре банкларда туплауга бәйле”, – дип өстәде ул.

Дәүләт Советы рәисе белдергәнчә, республикада бу хәлләрнең начар йогынтысын бетерү һәм халыкны моңа охшаш очраклардан саклау өчен чаралар күрелә. Бу - банк  системасы алга таба уңышлы гына үсә алсын өчен эшләнә", – дип йомгаклады ул сүзен.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100