news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан депутатлары җәйге каникулларның нәтиҗәләре хакында фикер алышты
Лагерьлар һәм башка сәламәтләндерү учреждениеләрендә 183877 бала ял итте
Скопировать ссылку
(Казан, 27 октябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Бүген ТР Дәүләт Советының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнүгә ярдәм күрсәтү комиссиясе утырышы барышында депутатлар җәйге каникулларның нәтиҗәләре хакында фикер алышты.
ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, шулай ук министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашкан чараны комиссия рәисе Евгений Ефимов үткәрде.
Утырышта доклад белән чыгыш ясаган “Җәй” балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру Республика үзәге директоры Вера Коцюбинская билгеләп үткәнчә, быел республикада җәйге ял буенча план арттырып үтәлгән. Лагерьлар һәм башка сәламәтләндерү учреждениеләрендә 183877 бала ял иткән. Баштарак исә бу сан 146 меңнән бераз гына күбрәк булыр дип фаразланган иде. Барлык юлламаларның 10 проценты (16 меңнән артыгы) бушлай бирелгән. Алар ятим, кыен хәлдә калган балалар, инвалидлар арасында бүленгән. Республика профиль программасы кысаларында төрле төрдәге 1802 лагерь ачылган.
Моннан тыш, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, җәен 40,5 мең балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган. Биредә кыен хәлдә калучыларга өстенлек бирелгән. Балалар мәктәп, спорт мәйданчыкларын ремонтлау һәм тәртипкә китерү, шәһәр һәм авылларны яшелләндерүдә катнашкан, яр буйлары һәм сулыкларны чүп–чардан чистарткан.
Мәсьәләне җентекләп өйрәнгәч, депутатлар хакимиятләргә җәйге лагерьларда ремонт эшләрен үз вакытында башкаруны тәкъдим итү турында карар чыгарды. Ә балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча ведомствоара комиссиягә әлеге өлкәдә дәүләт–шәхси партнерлыгының нәтиҗәлелеге турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2