news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылды

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узды.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Язылу бүләк ит” акциясе узды. Депутатлар һәм чакырылган кунаклар төрле басмаларга 200ләп язылу теркәде.

Акциягә депутатлар Татьяна Ларионова, Юрий Камалтынов, Рифнур Сөләйманов, Ирек Салихов, Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар кушылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Баулы картлар һәм инвалидлар йортына өч басма – “Республика Татарстан”, “Ватаным Татарстан” һәм “Сөембикә” журналын яздырды.

Әлеге проектта “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең теләсә-кайсы басмасын бүләк итеп яздырып катнашып була.

Акция бер генә ел дәвам итми. Анда һәрвакыт күренекле дәүләт һәм җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре катнашып килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100