news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын үзгәртү тәкъдимен хуплады

Министрлыкны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп икегә аеру күздә тотыла.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан депутатлары республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын икегә аеру мәсьәләсен карады. Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында министрлыкны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен килештерделәр.

ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бу мәсьәләне карау ихтыяҗы күптән туганын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, ныгыту буенча күптөрле мәсьәләләр күтәрелгән, моңа бәйле рәвештә, башкарма хакимият органнарында яшьләр дәүләт сәясәте белән шөгыльләнүче аерым структура булдыру карар ителгән.

«Бу тәкъдимнәрне исәпкә алып, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Спорт министрлыгы итеп үзгәртүне тәкъдим итәбез», - диде Шамил Гафаров.

Ул, Яшьләр эшләре министрлыгына дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә функцияләр белән дәүләт идарәсен һәм Спорт министрлыгына физик тәрбия һәм спорт үсеше функцияләрен йөкләү күздә тотылганын әйтте.

Социаль сәясәт комитет рәисе Светлана Захарова комитета депутатлар тарафыннан тәкъдимнең хупланганын белдерде.

Депутатларның күпчелегенең тавышы белән, тәкъдим хупланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100