news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары яраклылык вакыты чыккан азык-төлеккә икенче тормыш бирергә уйлый

Ризыкны чүпкә ату яки күмү дөрес гамәл түгел, дип саный парламент вәкилләре.

Татарстан депутатлары яраклылык вакыты чыккан азык-төлеккә икенче тормыш бирергә уйлый
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан депутатлары яраклылык вакыты чыккан азык-төлекне әрәм итү, җиргә күмүгә каршы чыкты. Бу хакта алар бүген Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында фикер алышты. Әлеге мәсьәлә утырышның төп темаларының берсе иде.

“Кибет киштәләре ризыктан сыгылып тора. Икмәккә дә мөнәсәбәтебез икенче хәзер. Сугыш кичкән кешеләр аның кадерен белә. Ленинград блокадасы чорында көненә 125 гр икмәк бирелгән. Бүген азык-төлек күп, кадере юк. Дөньяда ел саен 1 млрд 300 млн тонна азык-төлек әрәм ителә, чүпкә атыла. Төньяк Америка, Европа илләрендә яшәүчеләр ел саен 200-250 кило азыкны чүпкә ташлый. Ә Россиядә, азык-төлек кәрҗиненең бәясе шактый югары йөрсә дә, 20 % ризык ташлана”, – диде комитет җитәкчесе Таһир Һадиев.

Бу җәһәттән утырышта яраклылык вакыты чыккан азык-төлекне утильләштерү мәсьәләсе буенча чыгышлар һәм фикерләр тыңланды.

Төп доклад белән Бөтенроссия табигатьне саклау иҗтимагый оешмасы бүлегенең Татарстан буенча эксперт-консультанты Владимир Пеньковцев чыгыш ясады.

“Бу мәсьәлә дөньякүләм әһәмияткә ия. Әмма әле беркайда да аның ахыргы чишелешен тапкан кеше юк. Кибет киштәсеннән акт нигезендә алынган азык-төлек кибетнең хуҗалык бүләмләрендә ята һәм шуннан соң йә чүпкә ташлана, йә күмелә. Дөрес, яраклылык вакыты чыккан продукт кеше өчен азык булудан туктый, әмма анда аксым һәм витаминнар сакланып кала. Аерым очракларда аны икенчел эшкәртәләр, Әмма бу - аерым очрак. Нигездә, кибет киштәләреннән алынган ризык күмелә. Нәтиҗәдә, шәһәр чүплекләрендә микроорганизм, паразит личинкалары үсеше өчен субстрат формалаша", – диде эксперт.

Владимир Пеньковцев үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерде.

“Кабат кулланып була торган ризыкларны нишләтергә соң? Алга киткән илләрдә махсус азык-төлек банклары, төрле программалар турында да ишеткәнем бар. Ризык, срогы чыккан көннән үк, үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый бит әле. Ул әле ризык булып санала. Аны йә йортсызларга, йә хайваннарга, йә төрле оешмаларга бирергә була. Бездә әлегә мондый тәҗрибә каралмый", - диде консультант.

Фикер алышучылар сүзләренчә, Татарстанда елына 300 мең тонна азык-төлек чүпкә чыгарыла.

Утырышта “Ашан” һәм “Зельгрос” кебек эре сәүдә компанияләре директорлары да катнашты.

Әйтик, “Ашан”да, сезонына карап, атнасына 10-100 мең сумлык товар чүпкә атыла. “Зельгрос”та яраклылык вакыты чыгып, чүпкә ташланган азык-төлекнең суммасы елына 8-7 миллионга җитә. Бу – атнасына 250-300 кило азык дигән сүз.

Сәүдә челтәрләре җитәкчеләре яраклылык вакыты чыккан азык-төлекне икенчел эшкәртүгә бирергә әзер.

Утырыш барышында мондый ризыкларны йортсыз, хуҗасыз хайваннарга таратырга кирәк дигән фикерләр дә яңгырады. Әмма аңа каршы чыктылар. Тикшерү үткәрмичә торып, мондый азык-төлек хайваннарга ашатылмаячак. Ә бу исә – тагын бер звеноны – Роспотребнадзорны әлеге эшкә җәлеп итү дигән сүз.

“Ничек кенә булмасын, әлеге мәсьәлә хәл ителергә тиеш. Татарстанның авыл хуҗалыгы, Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, Баш ветеринария хезмәте һәм Роспотребнадзор кушылырга тиеш бу эшкә. Без бу проблемага тагын әйләнеп кайтачакбыз. Булсын, бер ярты елдан. Әмма әлеге мәсьәлә – ризыкны җиргә күмү яки чүпкә ташлау проблемасы хәл итү өчен утырышларга куелырга һәм хәл ителергә тиеш”, – диде Таһир Һадиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100