news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары хәрби операциядә катнашучыларның балаларын түләүсез укытуны хуплады

Дәүләт Думасы депутатларының Россиядә мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы федераль закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында парламентарийлар хуплады. Документ махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларын бушлай укыту бүлекләренә күчерүне күздә тота.

«Закон проекты урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча түләүле уку бүлегеннән бушлай уку бүлегенә күчү гарантияләре бирә. Әлеге күчеш бюджет финанславы белән тәэмин ителгән һәм расланган студентлар саны чикләрендә, укудан куылган студентларның бюджет урыннарын алыштыру хисабына башкарылачак», – дип аңлатты депутат Людмила Рыбакова.

Өлешчә мобилизация тәртибендә хәрби хезмәткә рядовойлар составындагы 50 яшькә кадәрге ир-атлар һәм 55 яшькә кадәрге кече офицерлар чакырылды, аларның күбесенең түләүле бүлекчәләрдә белем алучы балалары бар. Аларның әтиләрен хәрби хезмәткә чакыру белем алу мөмкинлекләрен киметергә мөмкин, диелә документка аңлатма язуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100