news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары Угра елгасында кара-каршы торуны тарихи вакыйга итеп кертүгә каршы

Калуга өлкәсе депутатлары 1480 елда Угра елгасында Бөек каршы тору җиңү белән тәмамлануы уңаеннан истәлекле дата кертү мөрәҗәгате белән чыккан.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Угра елгасында кара-каршы тору тәмамлануга багышланган истәлекле датаны кертүгә каршы чыкты. Бу мәсьәлә бүген Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрелде. Калуга өлкәсе Закон чыгару Җыены депутатлары Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка 11 ноябрь – 1480 елда Угра елгасында Бөек каршы тору җиңү белән тәмамлануы уңаеннан истәлекле дата кертү мөрәҗәгате белән чыккан.

1480 елда Олы Урда ханы Әхмәт һәм Мәскәү кенәзе Иван III арасындагы хәрби хәрәкәтләр тарихка «Угра елгасында кара-каршы тору (Стояние на реке Угре) исеме белән кереп кала. Совет һәм Россия тарихчылары фикеренчә, бу «монгол-татар изүе» бетүгә һәм Рус дәүләтенең ныгуына китерә. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының бу мәсьәләгә үз карашы. Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовның комитет рәисе Разил Вәлиевка юлланган докладын Тарих институты Алтын Урданы өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Әнвәр Аксанов җиткерде.

“1480 елда Угра елгасында тору Русьның Алтын Урдадан азат булу датасы буларак тарихка кергән. Шул ук вакытта XV-XVI гасырларда Алтын Урда чорыннан соңгы киңлектә гомумсәяси процесслар исәпкә алынмаган. Рус-Алтын Урда мөнәсәбәтләрен өйрәнүгә соңгы вакытта зур игътибар бирелә. Уграда 1480 елда кара-каршы тору бөек Мәскәү кенәзлеге һәм Олы Урда арасындагы күп еллык каршылыкның кульминациясе булды. Сугыш булмады. Әхмәт хан чигенә һәм тиздән дошманы Ибраһим хан кулыннан вафат була. Бу тулаем алганда Олы Урданың йомшаруына китерә. Русь Олы Урдага ясак түләвен дәвам иттермәгән, әмма Олы Урда Алтын Урданың бердәнбер варисы булмый. Урдада тәхет өчен кырым, казан ханнары да дәгъва кыла. Акрынлап XV гасыр азагына Урдадан соңгы киңлектә Олы Урда һәм Польша-Литва дәүләте союзына каршы Мәсәкү-Кырым-Казан коалициясе оеша. Бу контексттан 1480 елгы вакыйганың Мәскәүнең татарлар хакимиятеннән азат булу акты түгел, бары тик Урдада тәхет өчен көрәш эпизоды булуы гына аңлашыла.

1480 елдан соң Русь Кырым, Казанга ясак түләвен дәвам иттерә. Бу аның татар ханнарыннан бәйлелегенең турыдан-туры дәлиле...” – диелә документта.

“Тарихта мондый вакыйгалар күп, җиңүләр бу якта да, теге якта да булган. Әгәр һәр мондый очракны саный башласаң, алар күп җыелачак. Безгә хәзер кемнең кайчан кем белән сугышканы турында түгел, халыклар дуслыгы турында күбрәк уйларга кирәк“, - дип Разил Вәлиев 1480 елгы вакыйганың Калуга өлкәсендә генә билгеләп үтелүе җитә дигән фикерен әйтте.

Әлеге доклад буенча фикер алышулар шактый киеренке булды. Депутат Артем Прокофьев Тарих институтының мондый формулировкалар белән чыгуын кискен кабул итте. Утырышта катнашучылар бу мәсьәләдә депутатлар белән тарихчыларның карашлары туры килеп бетмәвен таныды. “Алар бернинди яңа әйбер уйлап чыгармаган. Бу бөтен кешегә билгеле әйберләр”, - дип Разил Вәлиев Артем Прокофьев белән килешеп үк бетмәде.

Шул рәвешле, Татарстан парламентарийлары Угра елгасында торуны мөһим тарихи вакыйга дип кертүгә каршы булуларын белдерде һәм Калуга депутатларын хупламады.

Фотода А.Седовның "Угра елгасында кара-каршы тору" картинасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100