news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары Угра елгасында кара-каршы торуны бәйрәм итүгә каршы чыкты

“Әлеге законда экстремизм элементлары булырга мөмкин”, - ди депутат Разил Вәлиев.

Татарстан депутатлары Угра елгасында кара-каршы торуны бәйрәм итүгә каршы чыкты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 11 ноябрьдә Угра елгасында кара-каршы тору тәмамланган көнне билгеләү белән бәйле федераль закон проектын тәнкыйтьләп чыкты. Бу хакта фикерләрен алар бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләделәр.

“Закон проектының максаты — 11 ноябрьдә Угра елгасындагы кара-каршы торуны Россиянең истәлекле датасы дип тану”, - диде Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Депутат Разил Вәлиев әлеге законда экстремизм элементлары булу мөмкин дип саный. “Минемчә, бу законны кабул итсәк, Россиядәге сәяси вазгыятькә тагын бер тагын бер проблема өстәлә. Әлеге закон проектын экспертизага бирергә кирәк. Моңа кадәр закон проектларын парламент тикшерүләре аша үткәрә идек, безне чакыралар иде. Ә монда үзләре генә кабул иткәннәр”, - диде ул.

“Дәүләт Думасында икенче мәсьәлә дә бар, һәрвакытта да шушында капма-каршы закон проекты безгә июль яисә август аенда җибәрелә. Мәсәлән, шул ук телләр буенча закон проекты июль-август айларында килде. Алар шулхәтле акыллы һәм хәйләкәр кешеләр, кайчан август җитәр икән дип, көтеп кенә торалар”, - дип тәнкыйтьләде Разил Вәлиев.

Утырышта әлеге закон проектын берничек тә хупларга ярамый, дигән нәтиҗәгә килделәр. “Капма-каршы торулар күп булган. Әгәр дә һәр истәлекле көнне бәйрәм итә башласак, безнең бәйрәм атна саен булачак. Бер илдә яшәгән халыкларны бер-берсе белән дошманлаштырырга тырышу бик тә мәкерле ул. Моны тәкъдим итүчеләр үзләренә бәйрәм ясыйбыз дип, игътибар арттырырга телиләр”, - дип сөйләде депутатлар.

Инициатива Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты, Россия тарих институты, Тарих-архив институты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Урал бүлегенең тарих һәм археология институты, Урал федераль университеты, Көньяк федераль университеты, Калуга дәүләт университеты, шулай ук Россия Мәдәният министры, Россиянең Иҗтимагый палатасы тарафыннан хупланган булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100