news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары ТУ-154 очкычында һәлак булучыларны искә алды

Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары ТУ-154 очкычында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Мәгълүм булганча, бүген Казанда Татарстан парламенты V чакырылыш депутатларының 24 нче утырышы уза. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

“Авиаһәлакәт 92 кешенең гомерен өзде. Без, аянычлы рәвештә һәлак булган пассажирлар һәм экипажның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аларның югалту ачысын бүлешәбез һәм кайгыларын уртаклашабыз”, - диде парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100