news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертте

Керемнәрнең аерым төрләрен кайбер күрсәткечләр буенча 1 168,1 млн.сум күләмендә арттыру планлаштырыла

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутатлар беренче укылышта “2009 елга, 2010 һәм 2011 елларга Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты белән парламентарийларны ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов таныштырды.

2009 елга Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты «2009 елга, 2010 һәм 2011 елларга Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законы белән расланды. 2009 елда Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты кытлыгын эчке финанслау чыганакларында калган акчалар өлешен үзгәртү (калган акчалар өлешен киметү) 21,3 млн.сум күләмендә планлаштырылган иде.

Тәкъдим ителә торган закон проекты Законның гамәле бары 2009 елга гына кагылуын, 2010 һәм 2011 елларга план күрсәткечләре өлешендәге аерым нигезләмәләрнең төшерелеп калдырылуын күздә тота. Фонд бюджетына үзгәрешләрне кертү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан өстәмә керемнәрнең керүен, бер каналлы финанслау кысаларында мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасын тормышка ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларыннан керемнәрнең кимүен, шулай ук кризиска бәйле рәвештә эш бирүчеләрдән керемнәрнең кимүен исәпкә алып планлаштырыла.

Керемнәрнең аерым төрләрен түбәндәге күрсәткечләр буенча 1 168,1 млн.сум күләмендә арттыру планлаштырыла. Моңа югалган керемнәрне каплауга җибәрелә торган 452,8 млн. сум күләмендә мәҗбүри медицина иминияте акчалары, 715,3 млн.сум күләмендә башка максатчан керемнәр керә. Шуның 561,4 млн.сумы – Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән участок табиблары күрсәтә торган өстәмә медицина ярдәмен күрсәтү буенча дәүләт йөкләмәсен финанслауга субсидияләр, 89,6 млн.сумы – сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проекты чараларын тормышка ашыруга акчалар (ятим балаларга диспансеризация үткәрү һәм эшләүче гражданнарга өстәмә диспансеризация үткәрү); 64,3 млн.сумы – Татарстан Республикасының медицина учреждениеләрендә дәваланган Россия Федерациясе халкы өчен Россия Федерациясе субъектларының мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондларыннан салым булмаган башка керемнәр.

Керемнәрнең аерым төрләрен түбәндәге күрсәткечләр буенча 1 439,6 млн.сум күләмендә киметү планлаштырыла. Моңың 848,1 млн. сумы - мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасы өчен күздә тотылган мәҗбүри медицина иминияте акчалары, шуның 387,5 млн.сумы – эш бирүчеләрдән салым түләүләр; 460,6 млн.сумы – эшләмәүче халыкны мәҗбүри медицина иминләштерүенә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары. Гомумән алганда, расланган бюджеттан закон проекты керемнәрнең барлыгы 271,5 млн.сумга кимүен күздә тота.

Чыгымнарны түбәндәге төрләр буенча 801,7 млн.сумга, шул исәптән, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән участок табиблары күрсәтә торган өстәмә медицина ярдәмен күрсәтү буенча дәүләт йөкләмәсен финанслауга – 561,4 млн.сумга; территориальара үзара исәп-хисапларны финанслауга – 142,2 млн.сумга; 2009 елның 1 гыйнварына калган акчалар өлешен исәпкә алып, сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектын тормышка ашыруга – 92,2 млн.сумга (эшләүче гражданнарга өстәмә диспансеризация үткәрүгә – 86,9 млн.сум һәм ятим балаларга диспансеризация үткәрүгә – 5,34 млн.сум); 2009 елның 1 гыйнварына калган акчалар өлеше исәбеннән 2008 ел өчен теш протезлары һәм колак аппаратлары ясау программасы буенча исәп-хисапларны төгәлләүгә 5,9 млн.сумга арттыру планлаштырыла.

Шул ук вакытта, чыгымнарны оптимальләштерү буенча гомумреспублика чараларына бәйле рәвештә, мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасы чыгымнарының һәр чыганак буенча 1 052,1 млн.сумга кимеячәген билгеләп үтәргә кирәк. Гомумән алганда, расланган бюджеттан 2009 елга Фонд бюджеты чыгымнары 250,4 млн.сумга кимиячәк.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, Фонд керемнәре – 17 762,7 млн.сум, чыгымнары 17 805,1 млн.сум тәшкил итәчәк. Закон проектының бюджет кытлыгын эчке финанслау чыганакларында бюджетның фактик калган акчалары өлешен 42,4 млн.сум күләмендә үзгәртү (киметү) күздә тотыла. Кертелә торган үзгәрешләр 2008 елның 20 декабрендәге ТРЗ-125 номерлы Татарстан Республикасы Законының гамәле 2009 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагылуын күздә тота.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100