Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары Думага сыек көнкүреш калдыкларын чыгару буенча мөрәҗәгать әзерләгән
Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый яктан көйләү турында мөрәҗәгать әзерләгән.
Бу хакта бүген парламентның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының уртак утырышында билгеле булды. Дәүләт Советы Президиумына әлеге мәсьәләне ТР Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертү тәкъдим ителәчәк. Әлеге мәсьәлә буенча Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин чыгыш ясаячак.
Республика депутатлары ил җитәкчелегенә сыек көнкүреш (коммуналь) калдыклары белән эш итүнең хокукый ягын камилләштерү мәсьәләләрен карау үтенече белән чыгарга ниятли. Сыек көнкүреш калдыклары белән эш тәртибенең тулы циклын булдыру кирәк дип саныйлар (тарифлаштыру, транспорт белән алып китү, чистарту, утильләштерү). Шулай ук, су агызуның үзәкләштерелмәгән системасы хезмәтләренә дәүләт тарифларын кертү кирәклеге турында әйтәләр.
Мөрәҗәгатьтә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү тармагы шактый җайга салынганы, әмма көнкүреш калдыклары белән эш өлкәсендә яңа алымнар табу кирәклеге турында әйтелә. Аерым алганда, бу су агызуның үзәкләштерелмәгән системасына кагыла.
Үзәкләштерелгән су чыгару системасына тоташтырылмаган йортларда, шул исәптән күп фатирлы өйләрдә (казылган чокырлар, септиклар) сыек көнкүреш калдыклары белән эш итү тәртибе закон нигезендә регламентланмаган диярлек. «Сыек көнкүреш (коммуналь) калдыклар» төшенчәсе дә, мондый калдыклар барлыкка килү һәм җыелу нормаларын билгеләү буенча расланган методикалар юк.
Сыек көнкүреш калдыклары белән эш тиешенчә җайга салынмау әйләнә-тирә мохитнең торышына тискәре йогынты ясый һәм халык сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра, чөнки алар еш кына елга-күлләргә яки бу максатларга яраклашмаган башка урыннарга түгелә.
Росстат белешмәсе буенча, Россиядә торак фондның 65,4 проценты гына үзәкләштерелгән канализация белән җиһазланган. Авыл торак пунктларында бу күрсәткеч 18,3 процентка җитә. Татарстанда бу күрсәткеч бераз югарырак - 69,8 процент һәм авылларда 22,2 процент. Авыл җирлекләренең күпчелек өлеше мондый калдыклар махсус транспорт белән чыгарылырга тиешле үзәкләштерелгән су агызу системасы белән тәэмин ителмәгән.
Мөрәҗәгать тексты чираттагы парламент утырышында каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз