Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары сыек калдыклар белән эш итүне көйләү буенча Думага мөрәҗәгать юллый
Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый яктан көйләү турында мөрәҗәгать әзерләгән. Бүген аны ТР Дәүләт Советының 37нче утырышында депутатлар хуплады.
Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин сүзләренчә, үзәкләштерелгән су чыгару системасына тоташтырылмаган йортларда (казылган чокырлар, септиклар) сыек көнкүреш калдыклары белән эш итү тәртибе закон нигезендә регламентланмаган диярлек.
Татарстан депутатлары сыек көнкүреш калдыклары белән эш тәртибенең тулы циклын булдыру кирәк дип саный (тарифлаштыру, транспорт белән алып китү, чистарту, утильләштерү). Шулай ук, су агызуның үзәкләштерелмәгән системасы хезмәтләренә дәүләт тарифларын кертү кирәклеге турында әйтәләр.
«Аз катлы йорт территорияләреннән сыек калдыклар махсус транспорт белән җыеп алына һәм чыгарыла. Андый коммуналь хезмәтләргә тарифлар җайга салынмаган», - дип белдерде Александр Тыгин.
Элек сыек калдыкларны чыгару Россия Хөкүмәте Карарында расланган кагыйдәләр нигезендә эшләнгән, ә 2021 елның 1 гыйнварыннан алар үз көчен югалткан. Мондый хезмәтләрнең бәясе ике яклы килешүдә катнашкан яклар тарафыннан билгеләнә. Тыгин әйтүенчә, теләсә ничек ирекле билгеләнгән бәяләр буенча түләргә мәҗбүр булу социаль дисбаланска китерә.
Сыек көнкүреш калдыклары белән эш тиешенчә җайга салынмау әйләнә-тирә мохитнең торышына тискәре йогынты ясый һәм халык сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра, чөнки калдыклар еш кына елга-күлләргә яки бу максатларга яраклашмаган башка урыннарга түгелә.
Росстат белешмәсе буенча, Россиядә торак фондның 65,4 проценты гына үзәкләштерелгән канализация белән җиһазланган. Авыл торак пунктларында бу күрсәткеч 18,3 процентка җитә. Татарстанда бу күрсәткеч бераз югарырак - 69,8 процент һәм авылларда 22,2 процент.
Шәхси торак күләмнәре ел саен арта. 1 октябрьгә ул 49,1 млн квадрат метр тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 40 процентка артык. «Соңгы елларда республикада өстәмә рәвештә 15 мең шәхси торак объекты төзелеп кулланышка кертелә», - диде Александр Тыгин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз