news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары “Шәһәр бистәсе” республика программасын булдырырга тәкъдим итте

Үзара салым программасы белән генә шәһәр территорияләрендәге бистәләрнең көнкүрешен яхшыртып булмый, дигән фикердә тора депутатлар.

Татарстан депутатлары “Шәһәр бистәсе” республика программасын булдырырга тәкъдим итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Депутатлар республикада “Шәһәр бистәләре” программасын булдырырга тәкъдим итә. Үзара салым салу программасы белән генә шәһәр территорияләрендәге бистәләрнең көнкүреш проблемаларын хәл итеп бетерү мөмкин түгел, алар өчен аерым программа кирәк, дип белдерде депутатлар бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында.

Утырышның көн тәртибенә “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2018 елдагы эшчәнлегенә хисап” проекты куелган иде. Аның белән ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин таныштырды. Әлеге хисапны ТР Дәүләт Советының 22 апрельгә билгеләнгән чираттагы сессиясендә Татарстан Хөкүмәте башлыгы яңгыратыр дип көтелә. Депутатларны бу хисапта үзара салым салу программасының үтәлеше кызыксындырды.

  • Үзара салым итеп, халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелә. 2014-2018 елларда Татарстанда үзара салым программасын финанслауга республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән. 2013-2018 елларда халык үзара салым салып, барлыгы 816,2 миллион сум акча туплаган.

Пелевин сүзләренчә, 2018 елда салым салу буенча референдумнардан тыш, халык җыеннары да үткәрелде. Сүз җирлек составына кергән торак пунктларда үзара салым салу буенча халык җыеннарын үткәрү турында бара. 2019 елның 1 гыйнварына булган мәгълүмат буенча, 8 муниципаль районның 36 җирлегендәге 86 торак пунктында үзара салым салу буенча халык җыеннары уздырылган. Җыеннарда гражданнарның үзара салым акчасына хәл ителәсе җирле әһәмияттәге мәсьәләләр һәм салым суммалары билгеләнгән.

“Шәһәр тирәсендәге бистәләр – шәһәрнең йөзен билгели. Бу Казанга, Чаллыга, Түбән Камага һәм башка шәһәрләргә дә кагыла. Аларның төзеклеген үзара салым программасы белән генә хәл итү мөмкин түгел”, - диде комитет әгъзасы Николай Рыбушкин. Депутат Татарстанның Икътисад министрлыгына “Шәһәр бистәсе” республика программасын булдырырга һәм әлеге мәсьәлә белән үзара салым программасы кысаларында түгел, ә аерым шөгыльләнергә тәкъдим итте.

“Берәүләр төрле вакытта буш җирләргә хуҗа булып алып, аларда торак йортлар төзеп сатып, акча эшләде. Ә анда су, ут, юллар белән тәэмин ителешне кем кайгыртырга тиеш? Барысы да җирле үзидарә җилкәсенә калды. Төзүчеләрнең җаваплылык мәсьәләсе законнар дәрәҗәсендә хәл итүне дә таләп итә”, - диде бу уңайдан комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100