news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары Россия мәктәпләрендә психологик ярдәмне көчәйтүне сорадылар

Татьяна Ларионова республика мәктәпләрендә кадрлар җитмәвен һәм квалификацияләре тиешле дәрәҗәдә булмавын белдерде.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Россиянең һәр мәктәбендә профессиональ психологлар булырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүгенгә Татарстанның барлык 1403 мәктәбендә 403 мең бала укый. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы нормативы буенча 500 укучыга бер психолог туры килергә тиеш. Депутат мәгълүматлары буенча республика мәктәпләрендә 496 педагог-психолог эшли, бу нормадан ике тапкыр диярлек ким.

“Хәзер Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 300 укучыга 1 психолог туры килергә тиешлеге турында норматив документ әзерли”, - диде “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе.

Бүген проблемалы мәсьәлә буенча КДМУ пленар утырышында фикер алыштылар, шулай ук РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, табиблар, профессорлар, Россия белән Татарстанның төрле ведомстволары вәкилләре балалар сәламәтлеге проблемалары хакында да сөйләштеләр.

“Психологлар кирәк. Әмма психологлар мәктәптә эшли һәм мәктәп директорына бәйле була алмый. Ул социаль даирәдән булырга тиеш. Алар мәктәпкә килеп, мәктәпге вазгыятьне карарга тиеш. Шул вакытта психолог эше нәтиҗәле булачак”, - дип үз фикерен белдерде Татарстан Премьер-министрының җәмгыять берләшмәләре буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100