news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан депутатлары республиканың төзәтү учреждениеләрендә булган

Депутатлар “2012 елда Татарстан Республикасында кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау буенча” доклады буенча ТР Дәүләт Советы карарын тормышка ашыру турында сөйләште

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкиленең “2012 елда Татарстан Республикасында кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау буенча” доклады буенча ТР Дәүләт Советы карарын тормышка ашыру турында сөйләште. Әлеге мәсьәлә буенча төп чыгышны комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов ясады.

Аның сүзләренчә, комитет тарафыннан эш төркеме оештырылган һәм алар Казанның 2 һәм 18 нче төзәтү учреждениеләрендә булган. Эш төркеме әлеге учреждениеләрдә көнкүреш шартларының яхшыртылуын күргән. Һәр тоткынның үз йокы урыны бар, урын-җир, һава торышына карап өс киеме белән тәэмин ителгән. Шулай ук озакка сузылган күрешүләр була торган бүлмәләр кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, кухня, туалетлар, юыну бүлмәләре, ял итү бүлмәләре яхшылап эшләнгән. Тоткыннарга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелә, хезмәт урынында техника куркынычсызлыгы нормалары саклана.

Эш төркеме төзәтү учреждениеләрендә булган вакытта, тоткыннар белән күрешеп сөйләшкән. Тоткыннар наркологик хисаптан төшерү, теге яки бу авыру аркасында иреккә чыгу, Чечен Республикасында алган хәрби травмалар нигезендә инвалидлыкны яңарту, ата-аналар хокукларыннан мәхрүм итү белән бәйле мәсьәләләр буенча еш кына мөрәҗәгать итә. Аларга белгечләр тарафыннан консультацияләр бирелгән, язма мөрәҗәгатьләре дәүләт органнарына юлланган.

Тикшерүләр барышында тоткыннар тарафыннан махсус чаралар һәм физик көч куллану очраклары ачыкланмаган.

Рафил Ногманов билгеләп үткәнчә, тоткыннарны гадәти тормышка кайтару буенча эш алып барыла, төрле дин әһелләре өчен мәчет һәм чиркәүләр эшләп тора.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot