Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары республика һәм Мари Эл арасында чикләрне тәгаенләү килешүен раслады
Бүген Дәүләт Советы депутатлары Татарстан һәм Мари Эл арасында чикләрне тәгаенләү турында килешүне раслады. Төбәкләр арасында чикләр 334 километр тәшкил итә.
«Татарстан һәм Мари Эл арасында чикләрне тәгаенләү эшләре төгәлләнде. Уңай нәтиҗә алынса, координаталар имзалауга әзер булачак, ә җир корылышы эшен башлангыч тикшерүгә Росреестрга юллаячакбыз», - диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин.
Ул Татарстан чикләренең гомуми озынлыгы 3 431 километр булуын, республика Россиянең сигез төбәге белән чиктәш булуын искәртте.
Ике төбәк арасында чик билгеләү турында килешүне 12 нче августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мари Эл җитәкчесе Юрий Зайцев имзалаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз