Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары полиция вәкилләренең эш хакын арттыру буенча мөрәҗәгать юллый
2021 елда Татарстанда хокук саклау органнарыннан 1659 хезмәткәр эштән киткән, аннан алдагы елны 966 кеше эштән китәргә карар кылган.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга хокук саклау органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру кирәклеге турында мөрәҗәгать юллый.
Бу мөрәҗәгатьне бүген алтынчы чакырылыш парламентының утызынчы утырышында депутат, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хокук бүлеге башлыгы Александр Чубаров җиткерде. Ул коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның хокук саклау органнарында хезмәткәрләр җитмәгәнлектән акчалата кызыксындыру мәсьәләсе буенча күрсәтмә биргәнен искәртте.
Чубаров 2021 елда хокук саклау органнарыннан 1659 хезмәткәр эштән киткәнен әйтте, аннан алдагы елны 966 кеше эштән китәргә карар кылган. Вазифадан азат ителгәннәрнең яртысыннан артыгы — 56 проценты — пенсия яшенә җитмичә һәм билгеле бер күләмдә эшләгән өчен пенсия алу хокукына да ирешмичә, үз инициативасы белән эштән киткән.
Тикшерүчеләр, сораштыручылар, патруль-пост хезмәткәрләре, участок хезмәткәрләре штаты күпкә кыскарган. Кадрлар җитешмәү 12 процентка җиткән. Россиядә 2021 елда эчке эшләр органнарыннан киткән хезмәткәрләр саны, 2020 ел белән чагыштырганда, 34 процентка артык булган. Бу исә алга таба да кадрлар китүенә этәргеч була ала, чөнки калган хезмәткәрләр өстәмә эш йөкләнеше алырга мәҗбүр була.
Депутатлар фикеренчә, хокук саклау органнарыннан кадрлар китүнең төп сәбәбе — түбән хезмәт хаклары. 2012 елдан 2018 елга кадәр федераль закон буенча хезмәт хакларына тиешле еллык инденсация үткәрелмәгән. Торак сатып алу өчен социаль түләүгә чиратта 2574 кеше тора, бер ел эчендә уртача 70 ләп кеше генә тораклы була. Торак арендасы өчен компенсация дә бик түбән.
Депутатлар торак өчен аренда компенсациясен һәм акчалата түләүне арттыруны, полиция вәкилләренең торак алу мөмкинлекләрен, пенсиягә өстәмәләр мәсьәләсендә үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз